Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үземдә, әти-әниемдә сугыш чорын күрмәдек. Бу кан койгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез.
. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхим-сез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләрдә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбызкорбанбулган. Нинди зур югалтулар!
1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып "төнге шәүләләр" дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә - Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бары тик ике генә исән ветеран калды. Моннан берничә ел элек, әле исән вакытта шуларның берсе-Хәмидуллин Һилалетдин бабай белән сөйләштем. Ул авыр хәлдә урын өстендә ята, ләкин ул миңа үзенең Бөек Ватан сугышында үткәннәрен сөйләргә берсүзсез ризалашты. Менә аның сугыш истәлекләре:
"1941 нче елның 22 нче июнендә сугышка алдылар.Балык Бистәсе пристаненнән барҗаларга төяп Саратов урманына алып киттеләр.Хәрби киемнәр бирделәр.Безне төрле якларга бүлеп тә бетерделәр.Ноябрь тәмамлангач, Мәскәүдән 90 километр ераклыктагы Серпухов шәһәре янындагы урманга килеп урнаштык.Хәл киеренке, дошман башкалага ыргыла.Очкычлар тынгы бирми.Безне урман кырыена тезделәр.Машина килеп туктады.Фарасын бер секундка гына яктыртып алды да алан уртасында казылган чокыр читенә машинадан 4 солдатны сөйрәп төшерделәр.Кулларын, күзләрен бәйләп аларны чокыр әйлнәсенә тезеп утырттылар.Командир бу солдатларны хыянәтче дип атады. Алар үз-үзләрен яралаганнар икән.Шуңа аларны атарга дип карар чыгардылар.
Безне Ярославль ягына алып киттеләр.200 километрга якын юл үттек.Шәһәргә 7-12 километр кала Прутки дигән авылны алу өчен каты бәрелеш булды.Без 400дән артык солдатны югалттык, нибары 18 кеше исән калдык.Шунда бик каты яраландым.Ерактан немец снайперы күзәтеп торган булса кирәк, итек эче кан белән тулды. Ике аягым да сызлый, басып булмый.1942 нче елның 1 гынвар көне иде бу.Үзәккә үтәрлек суык.Шунда ике кешенең рус телендә сөйләшкәннәрен ишеттем.Алар мылтык каешын чишеп, минем шинель якасына бәйләп, елга буена кадәр сөйрәп килделәр.Аннары ат чанасына салып санчастька озаттылар.Мин госпитальдә 4 ай яттым.Аннары Ульяновскийга күчерделәр.Кан бирделәр.Себердә Алтай ягында 3 ай дәваландым.Җәрәхәтем бик куркыныч иде, туган ягымда хастаханәдә ятканда тагын 30 якын сөяк ватыкларын чүпләделәр. Бүгенге яшь буынга без күргән афәтләрне күрергә язмасын, ил күге тыныч булсын, тормышның кадерен белеп яшәгез. Тырышып укып ныклы белем алыгыз, илебезнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар булып үсегез ", - дип тәмамлады сүзен ветеран сугышчы.
Бөек Җиңү көнен якынайту өчен, безнең Югары Ырга авылыннан 236 кеше киткән. Алар җиңү өчен, үзләренең өйләрендә, балалары янында булу бәхе-тен яулау өчен киттеләр.Үзләрен аямыйча, хәтта гомерләрен дә кызганмыйча көрәштеләр алар .. Мин сезне Ватан өчен сугышучы бабайлардан 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүчеләр турында таныштырам
Хөснетдинов Гыйльметдин бабай 1911 нче елда Югары Ырга авылында туа. Балачактан хезмәтне яратып үсә. Сугышка кадәр төрле эштә эшли. Ләкин дәһшәтле сугыш Хөснетдинов Гыйльметдин бабайны туган ягыннан, иген басуларыннан, яраткан хезмәтеннән аера. 1941 нче елның 2 нче сентябрендә ул фронтка китә, гитлерчылардан үч алырга, Ватанын соңгы тамчы канына кадәр сакларга ант итә.
Гыйльметдин бабай сугыш җиле белән беренче тапкыр Харьков тирәсендә очраша. Ул үз күзләре фашистларның ерткычлыкларын, балаларның һәм хатын-кызларның ачы күз яшьләрен күрә.
29 нчы декабрьдә снаряд кыйпылчыгы тиеп яралана.1942 нче елның 25 нче мартына кадәр Ессентукида госпитальдә ята.Терелеп тә бетмичә, кире фронтка сорый. Госпитальдән чыккач, Гыйльметдин бабай яңадан фронтка китә. Сталинград тирәсендә Паулюс армиясенә каршы сугышта катнаша. 1944-45 нче елларда Кырымдагы сугышларда, Венгрия, Германияне азат итүдә катнаша.
Гыйльметдин бабай үзен кыю, курку белмәс, батыр сугышчы итеп күрсәтә. Батырлыклары өчен 3 нче дәрәҗә Дан ордены, "Берлинны алган өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Хезмәт ветераны" һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Икенче батыр якташыбыз Исмәгыйлов Сәлихҗан бабай 1918 нче елда Югары Ырга авылында туа. Яшьли Казанга китеп 42 нче заводка эшкә урнаша.1939 нчы елда армиягә алына.
Сугышның беренче көннәреннән үк фронтта. Туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәт аны Ватан өчен көрәшергә чакыра. Ул үз-үзен аямыйча көрәшә, күп иптәшләрен үлем тырнагыннан коткара. Сталинград янындагы сугышларда катнаша, минометчы була. Бервакыт минометлары суга бата һәм ул, бозлы суга чумып, аны чыгара.Немецлар белән аяусыз көрәшә.Шул батырлыклары өчен 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.Сугыштагы батырлыклары өчен "Батырлык өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
Япон интервентларын тар-мар итеп, 1946 нчы елда авылга кайта. Сугыш җәрәхәтләре 1985 нче елда аны бездән мәңгегә аера.
Өченче батыр якташыбыз-Сәләхиев Хәйретдин бабай. Ул 1915 нче елда Югары Ырга авылында туа. Туган колхозында тырышып хезмәт итә. Колхозда 6 ел бригадир булып эшли. Аннан соң Казанга китә. 1934 нче елдан 1937 нче елга кадәр Казан трамвай паркында эшли. Ә аннан соң 1939 нчы ел-га кадәр армиядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, кавалерист була. 1942 нче елда Мәскәү тирәсендәге сугышларда катнаша. 1943 нче елда Украина фронтларында сугыша. Венгрия, Чехословакиядә тәмамлый. Кече сержант дәрәҗәсенә күтәрелә.
Хәйретдин бабай 3 нче дәрәҗә Дан ордены "Батырлык өчен", "Сугышта хезмәтләре өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
1945 нче елның декабрендә туган авылына кайта, бригадир була. 1945-1951 нче елларда колхоз рәисе булып эшли. 1951 нче елдан-бригадир, хисапчы, терлекче. 1964 нче елда мәктәп хуҗалык эшләре мөдире вазифасын башкара башлый. 1975 нче елда лаеклы ялга чыга. 1995 нче елда Хәйретдин бабай вафат була.
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда - кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.
Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә "алар Ватанны сакладылар" дигәндә, без ул сугыш еллары халкын - барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән Җиңү көне килә. . Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
2020-10-20 17:24
Мария Гуковская
Мой отец, Мармерштейн Хаим Самойлович, политрук Красной Армии (рота 482 отдельного...
2020-05-11 08:25
Светлана Котенко
Помним..гордимся!!!
2020-05-09 12:20
Алена Мочалова
Мой прадедушка!
2020-05-07 14:19
Ионелла
Помню и горжусь своим прадедом Кривякиным Робертом Ивановичем! Спасибо за вашу...
2020-05-06 21:43
Блащицына Светлана
Помним! Чтим! Гордимся!