Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үземдә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Б укөн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узсада, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәр вакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Бу сугашта минем бабаларым да катнашкан . Мин аларнын берсе турында язам .
1923 нче елның 24нче ноябрендә Иске җөри авылында яшәүче Мәүлиннәр гаиләсендә шатлтыклы көн була.Бу көнне алар гаиләсендә көтеп алынган беренче сабыйлары якты дөньяга аваз сала. Ул минем бабам Мәүли Габделбарый Мәүли улы. Ул 1930нче елда 1нче сыйныфка укырга кергән. Минем бабам бик шук, шаян булган. Ул мәктәптә дә бик тырышып укыган. Анда үткәрелгән барлык чараларда да катнашкан. Ул җиде еллык мәктәпне 1938нчы елда яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Аның яшьлек еллары бик авыр чорга туры килгән.
Ачлык-яланчылык үзенекен итә. Бабам мәктәпне тәмамлагач алга таба белем ала алмый. Аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Ул бер эштән дә курыкмый, үзенә йөкләнгән эшләрне җиренә җиткереп башкарган.
1941нче елның 22 июль иртәсе. Бөтен кешеләрне кара кайгыга салып радиодан сугыш башлану турында хәбәр итәләр. 18 яше тулган бик күп егетләрне сугышка алып китәләр.
1941 елның 27нче нояберендә бабама да 18 яшь тула һәм ул 1нче Украина фронтына барып кергән. Ул сугышта да сынатмаган, гел алгы сызыкта булган, бик көчле бәрелешләрдә катнашкан. Бер вакыт аларга Дон елгасын кичеп чыгарга кирәк булган,ә көймә елганың икенче ярында калган. Ростов- Дон шәһәре тирәсендә бик каты сугышар булганлыктан, көндез елганы кичү мөмкин булмаган, шунлыктан төнге карангылыкта Дон елгасын кичәргә кирәк булган. Бабай араларында иң яше, шунлыктан төнлә Дон елгасын йөзеп чыгып көймәне икенче якка алып чыккан. Ул елганың уртасына җиткәч хәле беткән һәм аның бәхетенә елгада үлгән ат очраган һәм ул аны көймә урынына кулланып, ярга чыгып җиткән. Ул көймә белән икенче якка йөзеп чыгып иптәшләренә Дон елгасын кичергә булышкан.
Бабам әле сугыш кырында әтисе һәм авылдашы Хәкимҗан абый белән очрашкан. Бу аның сугыш вакытында иң бәхетле минутлары һәм иң авырыда булган. Шушы очрашуда аның әтисен соңгы тапкыр күрүе була. Әтисе хатынын тол, 3 баласын ятим калдырып сугыш кырында ятып кала.
Бабам сугышта бик күп җирләр үтеп, Берлинга барып җиткән. Варшава, Польше һәм Чехсловокияне алганда катнашкан. Ул сугышның соңгы көненә кадәр сугышкан.
Бабай сугыштан бик күп орден-медальләр, грамоталар белән туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ул Сталин тарафыннан 8 тапкыр рәхмәт кәгазе,”Берлинны алгандагы уңышлары өчен”, “Варшаваны алгандагы уңышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Аның Россия Призиденты Б.Н.Ельсиннан, В.В.Путиннан, Татарстан Призиденты М.Ш.Шәймиевтан килгән котлау хатлары бар.
Ул сугышта алган яралары төзелеп беткәч, авыл кибетендә кибетче булып эшли башлаган. Аның бик тырыш егет икәнен күреп, бригадир итеп билгеләгәннәр. Ул бик күп еллар бригадир булып эшләгән.
1946нче елның 12нче сентяберенда әбием Фәхриҗамал белән тормыш корганнар. Алар бик тату яшәгәннәр һәм аларны шатландырып бер-бер артлы,берсеннән-берсе матур алты кыз балалары бу якты дөньяга аваз салганнар.
Бабай пилорамда да эшләгән. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкарган. Элек авылда бабамның кулы тимәгән бер генә дә өйдә булмагандыр. Ул бурысына да бураган, матур итеп тәрәзә йөзлекләре дә ясаган, аның турында авылдашлары Габделбарый кулыннан гөлләр тама дигәннәр.
Ул бик тырышып үзенә дә өй җиткергән, ләкин бу өйнең рәхәтен озак күрергә язмаган. Явыз “Кызыл әтәч” аларның өйен камап алган һәм бернәрсәләрен дә калдырмыйча көлгә әйләндергән.
Алар өсләрендәге бер кат кием белән генә калганнар. Ләкин алтын куллы бабай төшенкелеккә бирелмәгән, авылдашлры ярдәме белән, тагын яңа йорт җиткергән, һәм бу өйнең түрендә,аның үз куллары белән ясаган сервант, камод-тумбочкалар, өстәл-урындыклар аның истәлеге булып тора.
Аның тырышлыгы эзсез калмаган, ул “Хезмәт ветераны” медале, яхшы эшләгән өчен күп тапкыр истәлекле бүләкләр, мактау кәгазләре белән бүләкләнгән.
Әби белән бабай бик куп еллар, пар канат булып, бәхетле яшәделәр.
Һәр елны 9нчы май көнне Бөек Җиңүгә багышлап җыелышлар була. Бабай да бу бәйрәмнең зур кунагы була иде. Аларны һәйкәл янында бәйрәм белән котлагач мул итеп әзерләнгән таҗын артында дәвам итәләр.
Кызганыч, бабам бүгенге көндә безнең арабызда юк. Ул бу якты дөньядан 84 яшендә китте. Аның вафат булганына март аенда җиде ел булды.
Россия президенты В.В. Путин карары белән 2010 елда ветеранның тол хатыны булырак әбигә өй салып бирделәр. Кызганыч, бу өйне бабай гына күрми калды.
Хөкемәтебезнең шулай сугыш ветераннарын, аларның тол хатыннарын зурлаулары өчен без бик зур рәхмәтле.
Автор: Шигапов Наис Марсилевич
2020-10-20 17:24
Мария Гуковская
Мой отец, Мармерштейн Хаим Самойлович, политрук Красной Армии (рота 482 отдельного...
2020-05-11 08:25
Светлана Котенко
Помним..гордимся!!!
2020-05-09 12:20
Алена Мочалова
Мой прадедушка!
2020-05-07 14:19
Ионелла
Помню и горжусь своим прадедом Кривякиным Робертом Ивановичем! Спасибо за вашу...
2020-05-06 21:43
Блащицына Светлана
Помним! Чтим! Гордимся!